Деревенские думы (гәҗит)
Деревенские думы — иҗтимагый-сәяси крестьяннар гәҗите. РКП(б)ның Казан губерна комитеты, аннары РКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының матбугат бүлеге органы. 1920 елның гыйнварыннан 1920 елның аугысына кадәр Казан шәһәрендә айга 2 тапкыр рус телендә нәшер ителә, барлыгы 9 саны чыга.