Джессика Харрисон
Джессика Харрисон (ингл. Jessica Harrison; 27 октябрь 1977, Шеффилд, Йоркшир һәм Хамбер) — инглиз чыгышлы француз триатлончысы, триатлон буенча күп тапкыр Франция чемпионы. Ике олимпия уеннары катнашучысы.
Тәрҗемәи хәле
Иртә еллары
Джессика Харрисон 5 яшендә йөзү белән шөгыльләнә башлый. Моннан тыш ул атасы белән тау велосипедында шуа, бу нәтиҗәдә аны 11 яшендә триатлонга алып килә[1]
Профессиональ карьерасы
Джессика Франция җыелма командасына индерелә, аның белән Стефани Диназ-Гро күнекмәләр үткәрә. 2008 елның Җәйге олимпия уеннарында Ханбалыкта Джессика 12 нче урынны били, ә дүрт елдан соң Лондон уеннары катнашучысы була[2].
Харрисон һәм Кароль Пеон олимпия дистанциясендә 2009 Франция чемпионы титулына төп дәгъва итүчеләр була[3]. Биредә Кароль Пен Харрисоннан соң икенче урын алып, титул яулый, ә Харрисон әле гражданлык алмаган була[4] . Бу юлы спортчылар шул ук тәртиптә финишка килә, ә Харрисон беренче титулны яулый.
Джессика Харрисон Лондонда Дөнья кубогында этапта 32-се урын алганнан соң 36 яшендә үз карьерасын тәмамлый[5].
Франция олимпия комитетында катнашуы
Профессиональ спорт карьерасы белән беррәттән Джессика халыкара триатлон федерациясенең һәм Аурупа триатлон федерациясенең вәкиле булып тора. Ул Франциянең Олимпия комитеты каршындагы югары дәрәҗәдәге спортчыларның Милли комитеты, шулай ук FFTri Милли спорт комиссиясе әгъзасы булып тора[6].
Ул 2018 елның апрель аеннан Мартен Фуркад рәислеге астында ун сигезле кешедән торган спортчылар комиссиясенә керә. Алар 2024 елда булачак Олимпия һәм Паралимпия уеннарына хәзерлек өстендә эшли[7].
Искәрмәләр
- ↑ Jessica Harrison. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2021. Архивировано 3 март 2016 года..
- ↑ Harrison se place. lequipe.fr (23 juin 2012). Дата обращения: 30 juillet 2012. Архивировано 2 декабря 2012 года.
- ↑ Cht de France CD : vers un match Péon-Harrison. Triathlètes..
- ↑ Carole Péon, une championne déçue. La Gazette Bretonne (numéro 54)..
- ↑ Les adieux de Jessica Harrison. leparisien.fr. Le Parisien (16 septembre 2013). Дата обращения: 9 octobre 2015.
- ↑ Dossier de presse - Objectif Londres. Fédération française de triathlon. Архивировано 24 сентябрь 2015 года..
- ↑ Organisation des JO 2024 : 18 sportifs français appelés à la Commission des athlètes menée par Martin Fourcade. francetvinfo.fr (12 avril 2018).
- ↑ Jeux Olympiques de 2012: qui sont les athlètes Jessica Harrison et Carole Peon ? Архивировано 13 ноябрь 2012 года.]
- ↑ Jessica Harisson, une star quitte Poissy triathlon.(үле сылтама)]
- ↑ Dans les vestiaires des filles : Carole Péon et Jessica Harrison, le couple au top du «tri». Têtu. Архивировано 2 апрель 2015 года.
- ↑ Dossier de presse - Objectif Londres. Fédération française de triathlon. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2021. Архивировано 24 сентябрь 2015 года..