Джордж Беркли

Джордж Беркли (1685-1735) - инглиз философы, субъектив идеализм вәкиле, епископ. "Кешенең башлангыч белеме хакында трактат" исемле хезмәтендә яшәеш аңга бәйле, аңнан тыш бернәрсә дә яшәми, дип раслый. Беркли тәгълиматы эмпириокритицизм, прагматизм кебек агымнарның юл башы санала.