Джулиан Һаксли

Джулиан Сорелл Һаксли (ингл. Sir Julian Sorell Huxley, 22 июнь 188714 февраль 1975) — инглиз биологы, эволюционист һәм гуманист, сәясәтче. Эволюциянең синтетик тәгълиматын төзүчеләрнең берсе, ЮНЕСКО беренче генераль директоры, бу оешманы барлыкка китерүдә төп рольне уйнаучы шәхесләрнең берсе, Бөтендөнья кыргый табигать фондына нигез салучыларның берсе

Тәрҗемәи хәле

Джулиан – борынгы Һаксли нәселенең вәкиле. Ул үзе биолог Томас Һакслиның оныгы; энесе – танылган инглиз язучысы Олдос Һаксли, абыйсы – Нобель бүләге иясе Эндрю Һаксли.

undefined

Оксфорд университетының Бейллиол-көллиятен тәмамлый, аннары шунда 1910-1912 елларда зоологиядән лекцияләр укый.

1956 елда Патша җәмгыятенең Дарвин медале белән бүләкләнә. 1958 елда рыцарь дәрәҗәсенә лаек була.

Шәхси карашлар

Джулиан Һаксли һуманизм кыйммәтләрен тарату өчен күп хезмәт куя, чыгышлар ясый. Ул төрле һуманизм оешмаларында әгъза була, шул исәптән, Халыкара һуманизм һәм этика берлегендә әгъзалык итә.  Эйнштейн, Томас Манн һәм Джон Дьюи белән бергә Нью-Йоркның Беренче һуманистик җәмгыятендә җитәкчелек итә.

Фәнгә керткән өлеш

Эволюциянең синтетик теориясе

Джулиан Һаксли эволюциянең синтетик тәгълиматын барлыкка китерүдә зур роль уйный, моннан тыш, аны популярлаштыруга да зур өлеш кертә.

Терминнар

Хәзерге фән куллана торган берничә истилахны Джулиан Һаксли уйлап тапкан:

Искәрмәләр