Доминик Собослаи
Доминик Собослаи (маҗар. Szoboszlai Dominik; 2000 елның 25 октябре, Секешфеһервар) — Маҗарстан футболчысы, «РБ Лейпциг» клубы һәм Маҗарстан җыелма командасы ярымсакчысы.
Карьера
Доминик карьерасында күпсанлы Маҗарстан мәктәпләрен һәм академияләрен уза, 2016 елда Австриягә, Зальцбургның «Ред Булл» футбол клубына күченә. 2017/18 УЕФА яшүсмерләр Лигасында катнаша, анда 6 очрашу уздыра, 1 туп кертә.
2017 елдан «Лиферинг» фарм-клубы өчен чыгыш ясый. 2017 елның 21 июлендә Австриянең беренче дивизионында «Капфенберг»ка каршы көрәштә дебют ясый[3]. Шул ук елның 4 августында профессиональ футболда беренче туп кертә — «Блау-Вайсс» командасы капкасына[4]. Дебют сезонында барлыгы 33 очрашу уздыра, команда лидерларының берсе буларак, 10 туп кертә. Чемпионатның иң яхшы бомбардирлары унлыгына керә.
2018 елның 27 маенда Австриянең Бундеслигасында «Аустрия»га каршы көрәштә дебют ясый, ул, Энок Мвепу урынына 57 минутта алмашка чыга[5]. 2018 елның гыйнварында клуб белән өч еллык контрактка кул куя[6].
Маҗарстан яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый. 2017 елның маенда Россия һәм Андоррага каршы матчларга әзерлек өчен Маҗарстанның төп җыелма командасына чакырыла[7]. Тренировкаларда катнаша, әмма рәсми очрашуларда кырга чыкмый.
2020 елның 17 декабрендә «РБ Лейпциг» футболчының 20 миллион еврога күчүе турында игълан итә. Маҗарстан ярымсакчысы белән контракт 2025 елның июненә кадәр исәпләнгән[8].
Статистика
Клуб статистикасы
Казанышлар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Dominik Szoboszlai // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Dominik Szoboszlai // Salzburgwiki (нем.)
- ↑ Kapfenberg - Liefering (ингл.). — soccerway.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2018.
- ↑ Blaw-Weiss Linz - Liefering (ингл.). — soccerway.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2018.
- ↑ Austria - Red Bull Zalzburg (ингл.). — soccerway.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2018.
- ↑ Top-Talent erhält Profivertrag (нем.). — Официальный сайт ФК «Ред-Булл» Зальцбург. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2018.
- ↑ RBS-Teenie erstmals im ungarischen Teamkader (нем.). — laola1.at. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2018.
- ↑ Футбол. «Лейпциг» объявил о переходе Собослаи (рус.). news.sportbox.ru (17 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2020.