Дурян Петрос
Тәрҗемәи хәле
Петрос Дурян 1851 елда Константинопольдә, Скютар районында, ярлы тимерче гаиләсендә туа. Алты яшендә Скютар училищесына укырга керә, аны 1867 елда тәмамлый. Уналты яшендә ярлы гаиләгә ярдәм итү өчен эшкә урнашырга омтыла. Башта Петрос фармацевт студенты, аннары секретарь һәм өйдә укытучысы булып эшли. Ләкин бу аның хыялы түгел иде. Петрос шагыйрь булырга һәм бары тик шигърият белән генә шөгыльләнергә, шигырьләр язарга һәм танылган булырга хыяллана. Мәктәптә дә ул әдәбият белән генә кызыксына, һәм ул гомеренең ахырына кадәр шигырь язарга тели. Ул үз тормышын театр белән бәйләгән вакытта, аның хыялы тормышка ашты диярлек. Тик театрда да ул үзен ялгыз кебек тойды. Хәер, театр начар кәеф алып килсә дә. Ул пьесалар яза һәм кайвакыт үзе дә сәхнәгә чыга.
1871 елда шагыйрьнең туберкулезның беренче симптомнары барлыкка килә. Башта ул авыруга игътибар итми һәм әсәрләрен язуны дәвам итә, ләкин авыру аны сындырды. Гомеренең соңгы елында ул түшәктә ятты. 1872 елның 21 гыйнвар төнендә шагыйрь вафат була.
Әсәрләре
Петрос Дурян әсәрләре исемлеге зур түгел. Үзеннән соң ул түбәндәге шигырьләр калдырды:
- «Күл»
- «Ропоты»
- «Ул»
- «Минем тынычлык»
- «Минем үлем»
- «Миңа әйтәләр»
- «Хатын-кыз»
Тарихи трагедияләр:
- «Арташес Миродержец»
- «Чёрные земли»
- «Взятие Ани, столицы Армении»
- «Падение династии Аршакидов».
Шулай ук хәзерге заманнан социоль драма:
- «Театр, или отверженные».
Библиография
- Армянская муза. — М.: Типо-литогр. Т-ва И. Н. Кушнерев и Ко, 1907.
- Петрос Дурян
Чыганаклар
- «Массовка» министра-биолога и мучения Дуряна(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Record #15096512 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ 1 2 3 4 5 Հայկական սովետական հանրագիտարան (әрм.) / за ред. Վ. Համբարձումյան, Կ. Խուդավերդյան — 1974.
- ↑ 1 2 3 4 Հայկական համառոտ հանրագիտարան (әрм.) — 1990.