Дуңгызлар

Файл:Bearded Pigs2.jpg
Сакаллы дуңгызлар.
Файл:Little Piggies.jpg
Ияләштерелгән дуңгызлар

Дуңгызлар – (лат. Suidae) куштояклылар отрядыннан кыл белән капланган чагыштырмача зур гәүдәле, кыска аяклы хайваннар гаиләлеге. Аңарга 8 төр керә, шул исәптән Аурупадагы бердәнбер вәкиле - кыргый кабан, йорт дуңгызының нәсел башы.

Борынгы заманнардан ук кыргый дуңгызлар — кабаннар — Поляр түгәрәктән алып экваторга кадәр бөтен җирдә очраган. Кабаннар су буендагы камышлыкларда, елга үзәннәрендәге куаклыкларда, «утрак» яши. Көнне алар аулак урыннарда үткәрә, ә төнлә тамак туйдырырга чыгалар; имән чикләвеге, чикләвек, өлгергән алма һәм груша эзләп ашыйлар, камыш тамырларын актаралар, әкәм-төкәм, суалчан, вак җәнлекләр, кәлтә еланнарны һәм хәтта еланнарны ашыйлар, җир өстендәге кош ояларын туздыралар.

  1. 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2012.
  2. 1 2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / за ред. Z. Zhang — 2011. — Т. 3148, вип. 1. — С. 56–60. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7