Евгений Кычанов
Евгений Кычанов (22 июнь 1932 — 24 май 2013) — совет һәм Рәсәй Кытайны өйрәнүчесе, Санкт-Петербургдагы РФА Көнчыгыш кулъязмалары институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, профессор. Фәнни кызыксыну өлкәләре: тангутны өйрәнү, Кытайның һәм Урта Азиянең урта гасырдагы тарихы, күчмәннәр тәмәдденнәре, КХҖ милли азчылыклары. 300 дән артык фәнни хезмәт авторы.