Ефим Бушканец
Ефим Бушканец, Ефим Григорий улы Бушканец (рус. Ефим Григорьевич Бушканец, 12 ноябрь 1922 — 16 ноябрь 1988 (66 яшь)) — әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (1966), профессор (1967). 1946-1963 елларда ТАССР Дәүләт музее директоры урынбасары. 1963 елдан Казан пединститутында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире, бер үк вакытта (1967-1970, 1973-1976) шул ук инситутның тарих факультеты деканы. Хезмәтләре рус әдәбияты һәм 19 гасырның икенче яртысында Русиядәге иҗтимагый хәрәкәт тарихына, рус әдәбияты чыганакларын, төбәк әдәбиятын өйрәнүгә багышланган.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В