Жаир Болсонару

Жаир Болсонару, Жаи́р Месси́ас Болсона́ру (порт. Jair Messias Bolsonaro, 1955 елның 21 марты, Бразилия, Сан-Паулу, Глисериу) — Бразилия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2018 елның 28 октябрендә узган гомуми сайлауларда Бразилия байрагы Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайланган. 2022 елның октябрендә булып узган президент сайлауларында Эшчеләр партиясе кандидаты Луис Инасиу Лула да Силвага оттырган.

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 21 мартында Бразилиянең Сан-Паулу штаты Глисериу муниципалитетында туган. Әтисе ягыннан әби-бабасы Италиядән Бразилиягә күчкән мөһаҗирләр. Агульяс-Неграс хәрби академиясен тәмамлаган (1977). Хәрби диктатура (19641985) чорында армиядә десантчы һәм тупчы булып 17 ел хезмәт итә, капитан дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән китеп, сәясәткә кушыла. 1988 елда беренче мәртәбә Рио-де-Жанейро шәһәр шурасы депутаты булып сайлана. Җиде мәртәбә Рио-де-Жанейродан федераль депутат булып үтә. 2014 елгы гомуми сайлауларда аның өчен Рио-де-Жанейро штатыннан 464 мең сайлаучы тавыш бирә.

Күп фиркаләрне алмаштыра: Христиан-демократлар, Прогрессчылар, Реформачы-прогрессчылар, Трабальчылар, Либераль фронт. 2016 елда Социал-христиан фиркасендә. 2017 елда «Патриот» фиркасендә. 2018 елда Социаль-либераль фиркагә керә.

2018 елгы президент сайлауларында үз кандидатурасын куя. 2018 елның 6 сентябрендә Жуис-ди-Фора шәһәрендә чыгыш ясаганда, пычак белән яралыйлар, ике операция кичерә.

2018 елның 7 октябрендә узган президент сайлауларында 46,06 % тавыш җыеп, икенче турга үтә. 2018 елның 28 октябрендә узган икенче турда 55,13 % тавыш җыеп, Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайлана. Консерватив карашлы сәясәтче буларак танылган. Уң популист лозунглар ярдәмендә АКШ президенты булып сайланган Дональд Трампны үзенә үрнәк итеп саный[11].

2022 елның октябрендә булып узган президент сайлауларында Эшчеләр партиясе кандидаты Луис Инасиу Лула да Силвага оттырган.[12]

Галерея

Жаир Болсонару
Рио-де-Жанейро шәһәр шурасында. 1990  
Жаир Болсонару  

Сылтамалар