Жан-Мишель Жарр
Жан-Мише́ль Андре Жарр (фр. Jean-Michel André Jarre; 1948 елның 24 августы, Лион) — француз композиторы, электрон музыкасы өлкәсендә иҗат итә, күбесенчә синтезаторларда уйный, зур тантаналы утлы шоулар авторы һәм башкаручысы. Дөньякүләм популярлыкны Oxygene альбомы (1976) ярдәмендә яулады.
Аның әтисе композитор — Морис Жарр. Хәзерге вакытта француз актрисасы Анн Парийога өйләнгән.