Жан Анри Дюнан

Жан Анри Дюнан (фр. Jean Henri Dunant; 8 май 1828 ел30 октябрь 1910 ел) – Швейцария эшкуары һәм җәмәгать эшлеклесе. Физик Жан-Даниэль Колладонның энесе.

1859 елда ул Сольферино янындагы бәрелешнең нәтиҗәләрен күрә. Ул чакта анда 9 мең авыру һәм яралы кеше сугыш кырында үлеп калалар. Бу күргәннәренә исе китеп, Дюнан «Сольферино янындагы бәрелеш турында истәлекләр» дигән китабын яза һәм Яралыларга ярдәм Җәмгыятен оештырырга җыена. Аның тырышлыгы белән Халыкара Кызыл Хач Комитеты оештырыла һәм 1864 елда коры җирдәге сугышта яраланганнарның хәлен яхшырту турында беренче Женева конвенциясе кабул ителә. 1901 елда Фредерик Пасси белән бергә ул Тынычлык өчен Нобель премиясенең беренче лауреаты була.

Анри Дюнан Хайден шәһәрендә, Аппенцель кантонында, Швейцариядә, 1910 елның 30 октябрендә вафат була.

Хәтер

Жан Анри Дюнанның туган көне – 8 май Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай көне буларак үткәрелә.

Сылтамалар

  1. Henri Dunant // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. Schäfer J. Henri Dunant // Ökumenisches Heiligenlexikon — 1998.
  3. https://roter-kreis.de/29._April (нем.)
  4. https://roter-kreis.de/Heiden
  5. 1 2 de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.