Закир Әсфәндияров
Закир Әсфәндияров 1938 елда армия сафларына алына. 1941 елның сентябрендә сугышка китә. Мәскәүне саклауда, Курск канкоешында, Карпаттагы алышларда катнаша. Аның сугыш юллары Киев, Львов, Житомир, Сандомир шәһәрләре аша үтә. Үзенең артиллериясе белән дошманның танкларын, пушка, бронетранспортерларын, ут нокталарын күпләп юк итә. 1944 елның 1 июлендә Закир Лотфрахман улы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сугыштан соң Казахстанның Балхаш шәһәрендә мастер булып эшли, шәһәрнең шәрәфле шәхесе була.