Заман-Башкортстан (гәҗит)
Заман-Башкортстан («Zaman—Башкортостан») — халыкара иҗтимагый‑сәяси газета.
Мәгълүмат
«Zaman—Башкортостан» газетасын оештыручысы булып «Фреза Ай» (Төркия) тора.
Тарихы
1993 елның маеннан 2003 елның февраленә кадәр Башкортстанның Уфа шәһәрендә атнасына 1 тапкыр рус, башкорт, татар һәм төрек (2001 елның ноябренә чаклы) телләрендә чыга. Атналык битләрендә төрки халыкларның тормышы, ислам нигезләре һәм әхлакый кыйммәтләр яктыртыла, хезмәттәшлек, ярдәмләшү, толерантлык идеяләре пропагандалана.
Рубрикалары
- «Рухият дөньясы»
- «Безнең тирәдәге дөнья»
- «Белем»
- «Икътисад»
Мөхәррирләре
- 1993 — 1994 еллар: Д.Д. Мәһәдиев
- 1995 — 1998 еллар: С.Г.Сабирҗанова
- 1998 — 2002 еллар: Ф.Д. Рафикова