Звиад Гамсахурдия

Звиад Гамсахурдия (Гамсаху́рдиа, гөрҗ. ზვიად კონსტანტინეს ძე გამსახურდია, Звиа́д Константи́нес дзе Гамсаху́рдиа; 31 март 1939 — 31 декабрь 1993) — гөрҗи дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе; язучы, шагыйрь, диссидент, филология фәннәре докторы. Гөрҗи Совет Социалистик Республикасы Югары Шурасы Рәисе (1990—1991) һәм беренче Гөрҗистан Президенты (1991—1992). Гөрҗи милли хәрәкәте лидерларының берсе. Гамсахурдиянең авторитар идарә итү ысулы һәм милләтчел сәясәте Көньяк Осетия низагына һәм ватандашлар сугышына сәбәп булган. Гөрҗистан ватандашлар сугышы барышында Көнбатыш Гөрҗистандагы сөргендәге хөкүмәт башында торган. Билгесез шартларда һәлак булган.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә