Зур Лиахви

Зур Лиахви[1] (осет. Стыр Леуахи[2]; гөрҗ. დიდი ლიახვი [Диди Лиахви]) — Көньяк Осетия һәм Гөрҗистанда елга, Күрәның сул кушылдыгы. Озынлыгы 98 км, бассейнының мәйданы 2440 км².

Зур Кавказ тауларының Лазг-Цити тавыннан башлана. Төп кушылдыклары: уң — Паца; сул — Кече Лиахви.

Көньяк Осетиянең башкаласы Цхинвал шәһәре елгасының ярларында урнашкан.

undefined

Искәрмәләр

  1. Большая Лиахви // Словарь географических названий СССР.— 2-е изд., перераб и доп.— М., 1983.— С. 35.  [рус.]
  2. Инструкция по передаче на картах осетинских географических названий.— 2-е изд., стереотипное.— М.: ОНТИ ЦНИИГАиК, 1969.— С. 10.  [рус.]