Зәки Әхмәтшин (1905)
Зәки Әхмәтшин (Зәки Әхмәдиш(а) улы Әхмәтшин, 13 октябрь 1905 — 1975 елдан иртә түгел) — комсомол эшлеклесе, укытучы, БЛКЯБнең Актаныш вулыс (1926), Минзәлә кантун (1929-1930), Татарстан өлкә (1930-1933) комитетларының беренче сәркатибе. 1938 елда инкыйлабка каршы эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына, 1940 елда акланып иреккә чыгарыла.[1] 1946-1952 елларда Казан байтарчылык һәм Казан инженер-төзелеш институтларында марксизм-ленинизм кафедраларында өлкән укытучы, 1952-1974 елларда КХТИдә: өлкән укытучы, тарих кафедрасы доценты. 1975-? елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында фәлсәфә кафедрасы доценты.