Зөфәр Харисов

Зөфәр Назыйм улы Харисов (16 ноябрь 1956, Мөслим районы, Татарстан АССР) — Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының артисты. Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты (2017).

Тәрҗемәи хәл

Зөфәр Харисов 1956 елда Татарстанның Мөслим районы Түбән Табын авылында туа. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, Әлмәт Татар дәүләт театрында артист булып эшли.

1981 елдан алып бүгенгәчә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. Ул барлык образларының да үзенчәлекле сыйфатларын табып, аларны көчле темперамент белән башкару сәләтенә ия. Ихлас уены белән тамашачыларның мәхәббәтен яулап, аларны яшь аралаш көләргә, елмаерга, уйланырга мәҗбүр итә.

Зөфәр Харисовның тынгысыз хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен, аңа «Татарстан Республикасының халык артисты», 2017 елның ноябрендә «РФ атказанган артисты»[1] дигән мактаулы исем бирелде.

Уйнаган рольләре

Төп рольләре: Өмет — И.Юзеев «Гашыйклар тавы», Рәшит — К.Тинчурин «Назлы кияү», Ямгырчы би — Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Пурсоньяк — Мольер «Галиҗәнап де Пурсоньяк», Сабир — И.Мәхмүтова «Син бит минем бергенәм…», Бикбулатов — И.Юзеев «Сандугачлар килгән безгә», Миннәт — М.Гыйләҗев «Бала баласы балдан татлы»), Исхак («Ай булмаса, йолдыз бар» Т.Миңнуллин), Габдрәхим («Бер тамчы ярату» Н.Гыйматдинова) һ.б.

Татарстан телевидениесесе тамашачысына «Җырлап керәбез — җырлап чыгабыз», «И машина, машина…» шикелле спектакльләр язмалары аша таныш.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2017)[2][3];
  • «Тантана» премиясе лауреаты (2013).

Искәрмәләр

Сылтамалар