Иван Иванов (1867)
Иван Иванов (Иван Дмитрий улы Иванов, 1864 — 1917 елдан иртә түгел) — 1 нче гилдия Казан сәүдәгәре, Казан шәһәренең нәсли шәрәфле ватандашы. Бәкъкал таварлары, икмәк белән сәүдә иткән, аннары төзелеш материалларын сәнәгый җитештерү белән шөгыльләнгән (Әмәт һәм Клыки авылларындагы 5 кирпеч һәм 1 акшар заводы хуҗасы булган). 1908-1917 елларда Казан шәһәр думасының гласные, РИ дәүләт банкы Казан бүлекчәсенең исәп-хисап комитеты әгъзасы (1901-1917).