Иван Козьминых


Иван Кириллович Козьминых (1881 елның 28 марты, Алабуга — 1941 елдан соң) — Россия галим-хокук белгече, юридик фәннәр докторы, Петроград Император университеты приват-доценты (1914—1917), Сарытау университеты профессоры (1917—1931).

Тәрҗемәи хәле

Иван Козьминых 1881 елның 28 мартында Нократ губернасының Алабуга шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа.

Классик гимназияне экстерн белән тәмамлый, шуннан соң Томск Император университетының юридик факультетына укырга керә, аны 1910 елда I дәрәҗә диплом белән тәмамлый[1].

1910 елдан 1911 елга кадәр Франциядә белем ала. 1911 елдан 1914 елга кадәр Берлин университетының фәлсәфә-юридик факультетында укый. 1914—1917 елларда — Петроград Император университеты приват-доценты. Рим һәм гражданнар хокукын укыта[2].

1916 елдан 1917 елның февраленә кадәр — Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Матбугат эшләре буенча Баш идарә хезмәткәре.

1917 елның феврале—1917 елның июле — югары уку йортларын реформалау һәм яңа университетлар һәм факультетлар ачу буенча Халык мәгарифе министрлыгы хезмәткәре.

1917 елның 1 июленнән 1931 елның 6 апреленә кадәр — Сарытау дәүләт университетының гражданнар хокукы кафедрасы профессоры. Гражданнар хокукы һәм процессны укыта.

1922—1925 ел — Сарытау губернасы прокуроры ярдәмчесе.

1931 елның 6 апрелендә студентлар таләбе буенча университетта «идеологик яраксызлык нәтиҗәсендә» дигән формулировка белән эштән азат ителә. Кайбер мәгълүматлар буенча 1941 елда вафат була[3].

Басмалар

  • Козьминых И. К. Имущественные отношения супругов по французскому и немецкому праву. — 1911.

Искәрмәләр

  1. ↑ Выпускники Томского университета 1908—1910 гг.
  2. ↑ Козьминых И. К. Об оставлении его при Университете по кафедре римского права, приват-доцентом и исполнении обязанностей сверхштатного ассистента по кафедре гражданского права, 1914 // ЦГИА СПб, Ф. 14, Оп. 1, Д. 10939.
  3. ↑ Михальчук А. Е. {{{заглавие}}} // Законность и справедливость : газета. — 2010. — № 4 (18). — С. 1—2.

Әдәбият