Иван Строд
Иван Яков улы Строд (рус. Иван Яковлевич Строд; 1894 — 1938) — совет гаскәр башлыгы, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Ватандашлар сугышының катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
Иван Строд 1894 елның 10 апрелендә фельдшер гаиләсендә туган. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, прапорщик чинында сугышны тәмамланды.
1918 елда Кызыл Армиягә керә. Нестор Каландаришвили әтрәдендә партизан булып йөргән. 1918 елда пленга эләгә, 1919 елның декабренә кадәр Олёкминскида төрмәдә утыра. Иреккә чыккач, партизаннар әтрәден җитәкли.
1920 елның октябреннән Ерак Көнчыгыш Республикасы армиясендә кавалерия отрядының командиры. 1921—1923 елларда — батальон командиры, һәм полк командиры ярдәмчесе; Якутск фетнәсенең бастыруда катнаша.
1923 елда Д. П. Донскойның партизан әтрәден бетерә.[2]
Ватндашлар сугышыннан соң
1927 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый һәм большевикларның Россия коммунистик партиясенә керә. Шул ук елда ЭККАдан чыгарыла, аннан соң Томскта Осоавиахимда эшли.
Искәрмәләр
- ↑ Строд Иван Яковлевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2010-02-28, retrieved 2012-02-26
Тышкы сылтамалар
- Клипель В. И. Аргонавты снегов. О неудавшемся походе генерала А. Пепеляева 2017 елның 8 ноябрь көнендә архивланган..
- Гражданская война в лицах (фотодокументы)