Икенче Казан ирләр гимназиясе бинасы (Казан)
Икенче Казан ирләр гимназиясе бинасы — Казанның Сул як Болак урамында урнашкан, XIX гасыр башында төзелгән ике катлы бина; 1847 һәм 1874 елларда үзгәртеп корыла. Бу йортта 1838-1915 елларда Икенче Казан ирләр гимназиясе урнаша.