Икенче полиция бүлегенең янгын каланчасы (Казан)
2 нче полиция бүлегенең янгын каланчасы — Казанның Мәскәү һәм Таҗи Гыйззәт урамнары кисешкән урында урнашкан, XIX гасыр уртасында төзелгән бина. Бу бинада 1838-1918 елларда Икенче полиция бүлеге идарәсе урнашкан.