Икътисад (журнал)

Икътисад — айлык икътисадый журнал. 1908 елның 15 сентябреннән 1913 елның июненә кадәр Самар шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 55 саны чыга. Нәшир һәм мөхәррир — тел галиме, тәрҗемәче, журналист, нәшир Мөхәммәтфатыйх Шиһабетдин улы Мортазин (1875-1937)[1].

Сылтамалар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 221. ISBN 0-9530650-3-0
  2. http://leb.nlr.ru/tags/152/старотатарский 2019 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.

Искәрмәләр

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 165нче бит.