Илдар Таҗетдинов
Илдар Рәшит улы Таҗетдинов (рус. Тазутдинов, Ильдар Рашитович, 1 октябрь 1977, Шестая Речка, Татарстан АССР) — Россия муниципаль эшлеклесе. Балык Бистәсе районы башлыгы (2018―2022). Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, икътисад фәннәре кандидаты (2015).
Тәрҗемәи хәле
1977 елның 1 октябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Шестая Речка авылында туган. Казан финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлекләре буенча һәм Казан дәүләт университетын «юрист» белгечлекләре буенча тәмамлый.
1998 елдан Шомбыт спирт заводының баш бухгалтеры урынбасары булап эшли. 1999—2000 елларда «Ак Барс» банкның өстәмә офисын исәпләү техникасы һәм программа белән тәэмин итү буенча белгеч, кредит бирү һәм акчалата мөрәҗәгать буенча белгеч. 2000 елдан Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының маркетинг һәм әзер продукция сату буенча баш белгече, баш бухгалтер урынбасары. 2001 елдан Россия Финанс министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча Федераль казначылык бүлеге җитәкчесе. 2005—2006 елларда «Простор» агросәнәгать корпорациясе ҖЧҖ генераль директоры.
2006 елдан махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан буенча территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары. 2011 елдан 2018 елга кадәр «"Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ генераль директорының эксплуатация буенча урынбасары булып эшли. 2018 елның 16 гыйнварыннан Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары.
2018 елның 17 гыйнварында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[1]. 2018 елның 9 февраленнән район башкарма комитеты җитәкчесе. 2018 елның 14 сентябрендә Илдар Таҗетдинов Балык Бистәсе районы башлыгы итеп сайлана[2]. 2020 елның сентябрендә кабат район башлыгы итеп сайлана[3]. 2022 елның 7 сентябрендә район башлыгы вазифасыннан китә, отставка турындагы карарын Муниципаль Совет сессиясендә раслыйлар[4].
Дәүләт бүләкләре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022)[5];
- Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (29 июнь 2016)[6];
- Махсус икътисадый зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Мактау кәгазе (2007);
- Татарстан Президентының Рәхмәт хаты (2011);
- «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале (2002);
Искәрмәләр
- ↑ Татарстанда Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары башлыклары алышынды
- ↑ Новым руководителем Рыбно-Слободского района стал замглавы ОЭЗ «Алабуга» Ильдар Тазутдинов
- ↑ Илдар Таҗетдинов кабат Балык Бистәсе районы башлыгы итеп сайланды
- ↑ Хуҗа по осени считают: почему ушли в отставку главы Рыбной Слободы и Черемшана? (рус.). БИЗНЕС Online (7 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
- ↑ Тазутдинов Ильдар Рашитович (рус.). Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
- ↑ О присвоении почетного звания «Заслуженный экономист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (29 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
Сылтамалар
- Балык Бистәсе муниципаль районы сайтында 2021 елның 14 апрель көнендә архивланган.