Илнар Низамиев
Илнар Низамиев (рус. Ильнар Зигангирович Низамиев, 24 март 1975, Удельный Мирәтәк, Саба районы, Татарстан АССР) — Россия актёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012).
Тормыш юлы
1975 елның 24 мартында Татарстан АССРның Саба районының Удельный Мирәтәк авылында (хәзер Теләче районына керә[1]) туа.
1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый[2].
1997 елнан 2001 елга кадәр Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли[2].
2003 елнан 2004 елга кадәр, аннан соң 2006 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли[2].
2012 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә[2].
Иҗаты
Театрда эшләгән 20 елга якын вакыт эчендә актёр милли, рус һәм чит ил классикасы, шулай ук заманча драматургия буенча балалар һәм өлкәннәр өчен куелган спектакльләрдә күпсанлы рольләр башкара[3].
2025 елда Г. Кариев театрында Илнар Низамиевның 50 яшьлек юбилеена «Без бит авыл малае» комедиясе куела. Низамиев бу спектакльдә авылны саклап калырга тырышучы Иртуган Иштугановны уйный[4]. Премьера көнендә фойеда Илнар Низамиевка багышланган күргәзмә оештырыла[3].
Башкарган рольләре
- Алтынбаев — «Тайгак кичү» (автор И. Сәлахов, инсценировка Ф. Галиев, режиссёр Ф. Хәбибуллин; 1996);
- Сәлам — «Яшен чаткысы» (автор Ш. Сарымсаков, режиссёр Ф. Хәбибуллин; 1996);
- Обезъяна (Маймыл) — «Иске курчакларда Яңа ел» (автор Р. Сәгъди, режиссёр И. Камалиев; 2003);
- Светофор — «Светофорда кунакта» (автор Аманулла, режиссёр И. Камалиев; 2002);
- Светофор — «Супер светофор» (автор Аманулла, режиссёр И. Камалиев; 2012);
- Карга — «Килмешәк» (автор Х. Ибраһим, режиссёр А. Зарипов; 2004);
- Бүре — «Бүре һәм Кәҗә» (автор Р. Корбан, режиссёр Р. Әюпов; 2008, постановка 2003 елның керүе);
- Эт — «Кышкы әкият» (автор Ш. Фәрхетдинов, режиссёр И. Камалиев; 2008);
- Алмачуар — «Алмачуар» (автор Ф. Галиев, режиссёр Р. Әюпов; 2004);
- Байтирәк — «Кыю кызлар» (автор Т. Гыйззәт, режиссёр Р. Әюпов; 2004);
- Сәлим — «Сержант» (автор И. Сираҗи, режиссёр Р. Әюпов; 2005);
- Фатих Әмирхан — «Печән базары» (автор Р. Әюпов, режиссёр Р. Әюпов; 2006);
- Фатих Әмирхан — «Зәйтүнәкәй» (автор Р. Батулла, режиссёр Р. Әюпов; 2011);
- Альбани — «Король Лир» (автор У. Шекспир, режиссёр Р. Әюпов; 2006);
- Йосыф — «Йосыф‑Зөләйха» (автор К. Гали, инсценировка Н. Гайнетдин, режиссёр Р. Әюпов; 2007);
- Альмашев, Абдулла Али, Табиб — «Умырзая» (автор Р. Харис, режиссёр Р. Әюпов; 2008, 2024);
- Исмәгыйль — «Галиябану» (автор М. Фәйзи, режиссёр Р. Әюпов; 2009);
- Әбүзәр — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (автор И. Юзеев, режиссёр Р. Әюпов; 2010);
- Иркәби — «Җиде кыз» (автор Н. Исәнбәт, режиссёр Р. Әюпов; 2011);
- Хәлил — «Нигез ташлары» (автор Т. Миңнуллин, режиссёр Р. Әюпов; 2012);
- Мырау — «Ак Барс маҗаралары» (автор Х. Ибраһим, режиссёр Р. Әюпов; 2012);
- Хисмәт — «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (автор Р. Вәлиев, режиссёр Р. Әюпов; 2012);
- Спонсор (Иганәче) — «Казан ятиме» (автор Р. Зәйдулла, режиссёр Р. Әюпов; 2014);
- Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй» (автор Р. Батулла, режиссёр Р. Әюпов; 2015);
- Габдулла Кариев — «Артист» (автор Р. Зәйдулла, режиссёр Р. Әюпов; 2016);
- Гаяз Галиевич — «Ут чәчәге» (автор З. Хөснияр, режиссёр И. Камалиев; 2016);
- Король — «Мио, минем Мио!» (автор А. Линдгрен А. Линдгрен, тәрҗемә Н. Кәримова, режиссёр Н. Гороховская; 2022);
- Хәйрүш — «Матур City» (автор А. Әхмәтгалиева, режиссёр Р. Әюпов; 2022);
- Ягъкуб — «Йосыф» (автор Кол Галиның поэма мотивлары буенча, режиссёр Р. Әюпов; 2022);
- Эльф Шмицель — «Җырлап яшик!» (автор Р. Латыйпов, режиссёр Р. Әюпов; 2023);
- Абдулла Али — «Подснежник» («Умырзая») (автор Р. Харис, режиссёр Р. Әюпов; 2025);
- Шәүкәт — «Позывной Татарин» (автор Ж. Салимгәрәев, режиссёр Р. Әюпов; 2025).
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012 ел).
Гаиләсе
Искәрмәләр
- ↑ Удельный Мирәтәк. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Низамиев Илнар Җиһангир улы. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ 1 2 В Татарском ТЮЗе им. Г. Кариева отметили 50-летний юбилей Ильнара Низамиева. info-ant.ru (9 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ К юбилею актера Низамиева — «красная» пьеса о вымирающем селе. Реальное время (5 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ «Вернусь к тебе (Сиңа кайтам)» — сериал 2014, 1 сезон. kino.mail.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ «Татарстан – Яңа Гасыр»дан бүләк». shahrikazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ О войне глазами современника. История Казани (22 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ И.Метшин: «Для нас это возможность сказать слова благодарности, восхищения, любви и нежности нашим прекрасным женщинам». Официальный портал Мэра Казани (5 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ Низамиев Искандер Ильнарович. Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ Искәндәр Низамиев: «Беренче ролем стресс булды». Идел. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
- ↑ «Зөләйха күзләрен ача»да Йосыф ролен уйнаган Исмәгыйль Низамиевне нигә әрлиләр? Сөембике (20 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.