Ильинка сызасы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Ильинка сызасы
SEO_description Ильинская балка — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Дәүләт
SEO_title Ильинская балка — Рувики: Интернет-энциклопедия

Ильинка сызасы (рус. Ильинская балка) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында Ильино авылыннан 1,5 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле.

Табигать һәйкәле сыза участогы булып тора,  аның югары грунт һәм өске дымлылану шартларында  өске һәм сфагнум сазлыклары өчен хас булган биоценозлар формалашкан. Ачык сөзәклекләр, нигездә, болын үсемлекләре белән капланган, һәм бары тик көнбатыш сөзәклектә генә чыршы һәм имән агачларыннан үсеп утырган ылыслы-киң яфраклы зур булмаган полоса бар[1][2].

Ильинка сызасы территориясендә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең сирәк төрләре үсә: плаун, розмарин яфраклы тал, гади золототысячник, сазлык шейхцериясе, йомыркасыман болотница. Шулай ук үсемлекләрнең аркто-бореаль төрләре комплексы белән күрән-бореаль, куак- сфагнум, һәм сфагнум-каен  үсемлекләр бергәлекләре  зур әһәмияткә ия[1][3].

Сыза фаунасы 6 төр амфибия, 31 төр кош, 11 төр имезүчеләр белән тәкъдим ителгән. Төбәкнең Кызыл китабында тәкъдим ителгән хайваннар арасында кыза, колакчын ябалак, һөд, Брандт тычканы, бөҗәкләрдән махаон очрый.[1][2].

Объект фәнни-танып белү әһәмиятенә ия — монда студентларның укыту-кыр практикалары уза[1].

Барлыкка килү тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильинка сызасы Татарстан АССР Министрлар Советының «Табигать объектларын табигать һәйкәлләре дип тану турында» 1981 елның 20 июлендәге 409 номерлы карары нигезендә төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле статусын ала

  1. 1 2 3 4 Ильинская балка. — "Россиянең махсус сакланучы табигать территорияләре" информацион-аналитик системасы сайтындагы махсус сакланучы территорияләр турында мәгълүмат: oopt.aari.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2021.
  2. 1 2 Ильинская балка.Tatarica.Дата обращения: 7 июля 2021.
  3. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. Необходимо задать параметр title= в шаблоне {{cite web}}. [ ].
  • Сводный список особо охраняемых природных территорий Российской Федерации : Ч. 2 : Приволжский федеральный округ, Уральский федеральный округ, Сибирский федеральный округ, Дальневосточный федеральный округ. / Н. А. Потапова и др.. — Москва: ВНИИприроды [и др.], 2006. — 363 с. — ISBN 5-7640-0031-9.
  • Постановление Совета министров Татарской АССР от 20.07.1981 №409 «О признании природных объектов памятниками природы».