Ингрид Кремер
Тәрҗемәи хәле
Ингрид Кремер 1943 елда Дрезденда туган. 1955 елда суга сикерү белән шөгыльләнә башлый[5]. 1960 елда Римда Җәйге олимпия уеннарында Кремер өч метрлык трамплиннан һәм ун метрлы вышкадан суга сикерү буенча берләшкән Алмания командасы вәкиле буларак җиңү яулый. Үзенең казанышын 1962 елда су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында кабатлый.
1964 елгы Җәйге олимпия уеннарында Токиода Энгель-Кремер өч метрлы трамплиннан сикерүдә янә җиңүче була, шулай ук ун метрлык вышкадан сикерүдә Америка спортчысы Лесли Буштан калып, көмеш медаль яулый. Шулай ук 1968 елда Җәйге олимпия уеннарында катнаша. Ул Олимпия уеннары тарихында Пэт Мак-Ковриктан кала икенче иң титуллы суга сикерүчеләрдән санала[6].
Ингрид Кремер ике тапкыр кияүдә була. 1963 елда ул авыр атлет Хайн Энгельгә чыга. 1965 елда аерылышканга кадәр ул Энгель-Кремер фамилиясен йөртә. Аерылышканнан соң өч ай үткәч ул Гельмут Гульбинга кияүгә чыга.
Спорт карьерасы тәмамлангач, Ингрид Гульбин ГДР-да суга сикерү буенча тренер булып эшли. Ул халыкара ярышларның берничә медалбчене тәрбияли, шул исәптән 1980 елгы Олимпия чемпионкасы Мартина Ешкан әзерли. Алмания берләшкәннән соң Гульбин эшен югалта һәм банк хезмәткәре булып эшли[5].
1960, 1962, 1963 һәм 1964 елларда Кремер ГДР-ның ел спортчысы титулына лаек була[5]. 1960 елда аны Ел спортчысы дип ФРГ-да таныйлар. Шулай итеп ул Алманияның ике өлешендә дә бу наградага лаек булган бердәнбер спортчы була[7]. 1960 һәм 1962 елларда ул ГДР-ның «Ватан алдындагы казанышлары өчен» көмеш ордены, ә 1964 елда — «Ватан алдындагы казанышлары өчен» алтын ордены белән бүләкләнә. 1975 елда Ингрид Кремер йөзү буенча дөнья Дан Залына[6] кертелә. 2011 елда аны немец спортының Дан Залына кертелә[8].
Искәрмәләр
- ↑ Ingrid Krämer-Gulbin // Filmportal.de — 2005.
- ↑ Ingrid Gulbin-Engel-Krämer (ингл.). SportsReference. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2021. Архивировано 1 февраль 2013 года.
- ↑ INGRID KRAMER (GDR)(англ.). International Swimming Hall of Fame.
- ↑ Krämer, Ingrid (нем.). Wer war wer in der DDR?
- ↑ 1 2 3 Krämer, Ingrid (нем.). Wer war wer in der DDR?.
- ↑ 1 2 INGRID KRAMER (GDR) (ингл.). International Swimming Hall of Fame.
- ↑ Ingrid Gulbin-Engel-Krämer (ингл.). SportsReference. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2021. Архивировано 1 февраль 2013 года.
- ↑ Die goldene Wasserspringerin (нем.). Hall of Fame des deutschen Sports.