Инма Куэста

Инма Куэста (исп. Inmaculada Cuesta Martínez; 25 июнь 1980 ел) — Испаниянең кино актеры.

Тәрҗемәи хәле

Инма Куэста 1980 елның 25 июнендә Испаниянең халык саны буенча өченче шәһәре булган Валенсиядә туган. 18 яшьтә актерлык сәнгатен өйрәнергә Кордоба шәһәренә күчә, ә 2005 елда Мадридта яши. Анда ул Hoy No Me Puedo Levantar мюзиклында роль ала. Телевидениедә беренче рольне Amor en tiempos revueltos сериалында уйнаган.

Тулы метражлы кинода карьераны 2007 елда Caffeo solo con ellas фильмыннан башлый. 2009 елдан Куэста "Кызыл бөркет" сериалында уйный.

Фильмдагы роль өчен 2012 елда иң яхшы хатын-кыз роле өчен Гойя премиясенә номинацияләнгән.

Искәрмәләр