Ираида Әхәтова


Әхәтова Ираида Әбүбәкер кызы (баш. Ираида Әбүбәкер ҡыҙы Әхәтова; рус. Ираида Абубакировна Ахатова 10 гыйнвар 1946, Мулла авыл, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия зооинженеры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1995), профессор (1999), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999). Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2012). С. А. Кунакбаев исемендәге премия лауреаты (2012).

Тормыш юлы

Ираида Әбүбәкер кызы Әхәтова 1946 елның 10 гыйнварында Башкорт АССРның Борай районы Мулла авылында туган[1].

1964 елдан 1977 елга кадәр медицина учреждениеләрендә һәм СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының гельминтология лабораториясендә фельдшер булып эшли.

1977 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын (БСХИ) тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң түбәндәге урыннарда эшли:

  • 1974 елдан — Биология институтында;
  • 1978 елдан — Бөтенсоюз нәсел эше гыйльми-тикшеренү институтының Башкортстан елкычылык лабораториясендә;
  • 1988 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр, 1991 елдан — Башкортстан терлекчелек һәм азык җитештерү гыйльми-тикшеренү һәм проект-технология институтының (БНИПТИЖиК) гыйльми секретаре;
  • 1992 елдан — лаборатория мөдире, 1995 елдан — Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының (БНИИСХ) баш гыйльми хезмәткәре.

1987 елда Бөтенрусия елкычылык гыйльми-тикшеренү институтында кандидатлык диссертациясен яклый. 1995 елда БөтеРоссия авыл хуҗалыгы маллары генетикасы һәм үрчетү гыйльми-тикшеренү институтында «Башкорт токымлы атларның сөт бирүчәнлеген арттыруның селекцион-генетик нигезләре» темасына докторлык диссертациясен яклый.

1996—1999 елларда — Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең авыл хуҗалыгы фәннәре бүлекчәсе гыйльми секретаре, 2006—2016 елларда — биология, медицина һәм авыл хуҗалыгы фәннәре бүлекчәсе гыйльми секретаре.

Бер үк вакытта 1995—2006 елларда Башкорт дәүләт аграр университетында (БДАУ) эшли: 1999 елдан 2004 елга кадәр — авыл хуҗалыгы малларын үрчетү кафедрасы мөдире, 2005 елдан — ветеринария-санитария экспертизасы кафедрасы профессоры.

АКШ белән атлар генетикасы буенча (1986—1989), Норвегия белән сөт елкычылыгы буенча халыкара проектларда катнаша (1994—1995)[2].

2012 елдан Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Башкортстан Фәннәр академиясенең терлекчелек проблемалары буенча Гыйльми советы рәисе, терлекчелек проблемалары буенча республика максатчан программасы кураторы. Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Башкортстан фәнни үзәге бюросы әгъзасы, Россия авыл хужалыгы академиясенең елкычылык проблемалары буенча Бөтенроссия координация советы әгъзасы, докторлык диссертацияләрен яклау буенча махсус совет рәисе урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Ираида Әхәтованың хезмәтләре ярдәмендә башкорт атлары популяциясе 1990 елда токым дип таныла һәм Селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелә. Аның тарафыннан җирле ат токымларын камилләштерү теориясе һәм методлары, башкорт токымлы атларны 2017—2040 елларга бонитировкалау буенча инструкция эшләнгән.

Башкорт ат токымында өч селекция казанышы — Спектр, Гайрат завод линияләре һәм «ирандык» сөт тибы авторы булып тора.

Сөт елкычылыгы буенча фәнни мәктәп булдырган. 14 фән кандидаты һәм докторы әзерләгән[3].

Якынча 270 фәнни һәм методик хезмәт, шул исәптән 12 монография, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы грифы белән аграр вузлар өчен уку кулланмасы («Разведение сельскохозяйственных животных», 2003), шулай ук 5 уйлап табу (авторлык танытмалары һәм патентлар) авторы. 28 фәнни эшкәртмә Россия һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыкларының фәнни-техник советлары карарлары белән гамәлгә кертү өчен кабул ителгән.

Сайланма хезмәтләре

  • «Разведение сельскохозяйственных животных». Уфа, 2003;
  • «Молочное коневодство: племенная работа, технологии производства и переработки кобыльего молока». Уфа: Гилем, 2004. — 323 б.;
  • «Генетические методы в селекции молочных коров и лошадей». Уфа, 2009 (автордаш);
  • «Лошадь: о башкирской породе лошадей (Традиционная и современная культура Республики Башкортостан)». Уфа, 2015 (автордаш).

Бүләкләре һәм маткаулы исемнәре

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале (2011);
  • Салават Юлаев ордены (2016);
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999);
  • ССРБ уйлап табучысы (1991, 1992);
  • С. А. Кунакбаев исемендәге премия (2012);
  • ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) ике көмеш медале;
  • Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең һәм Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мактау грамоталары;
  • Борай районының мактаулы гражданы.

Искәрмәләр

  1. АХАТОВА Ираида Абубакировна. bashenc.online (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
  2. Ахатова Ираида Абубакировна. buraevo.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
  3. Альфия Аглиуллина. Радий Хабиров рассказал о защитнице башкирской породы лошадей. bashinform.ru (17 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.