Ирек Һадиев
Ирек Габделхәй улы Һадиев (28 апрель 1970, Кече Кирмән, Татарстан АССР) ― галим, 1997 елдан — Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары.
Тәрҗемәи хәле
1970 елның 28 апрелендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. 1985 елда Кукмара районы Мәмәшир авылында сигезьеллык, 1987 елда Мәчкәрә урта мәктәпләрен тәмамлый.
1988—1989 елларда Совет армиясендә хезмәт итщ.
1993 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлап, филолог, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы белгечлеге ала.
1992 елдан 1997 елга кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшли башлый. 1997 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнә.
Фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге
2021 елда — Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе кураторларының берсе[1].
2024 елда ул автордаш булган «Газиз Гөбәйдуллин» китабы «Рухият» китапларын укыйм" бәйгесенең «Публицистика жанрында татар телендә иң күп укылган китап» номинациясендә өченче урын ала[2].
2025 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 160 еллыгына чыгарылган «КнижныйБлиц. Подстрочник» басмасын әзерләүдә мөхәррирләрнең берсе буларак катнаша[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ Татар китабы тарихы буенча басмалар исемлеге (рус.). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.
- ↑ «Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.
- ↑ Делегация наблюдателей из Казахстана посетила Национальную библиотеку РТ (рус.). Татар-информ (21 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.
Сылтамалар
- Ирек Габделхәй улы Һадиев 2020 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты.