Исхак бине Габделкәрим
Исхак бине Габделкәрим (1730 — 1802) — таш кисүче, хаттат. Каргалы бистәсендә имамлык иткән, көмеш бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнгән. Исхак бине Габделкәрим ясаган кабер ташлары Олы Казаклар, Бәрәскә авылларында һәм Каргалы бистәсендә сакланган.