Итальян теле

Итальян теле (lingua italiana) – итальяннарның милли теле. Италиядә, Ватиканда, Сан-Маринода, Швейцариядә дәүләт теле.

Әлифба

Хәреф Әйтелеш
A a /a/
B b /b/
С с /k/

/tʃ/

D d /d/
E e /e/

/ɛ/

F f /f/
G g /ɡ/

/dʒ/

H h -
I i /i/

/j/

L l /l/
M m /m/
N n /n/
O o /o/

/ɔ/

P p /p/
Q q /k(w)/
R r /r/
S s /s/

/z/

T t /t/
U u /u/

/w/

V v /v/
Z z /ts/

/dz/

Грамматика

Исем

Итальян телендә исемнәр җенес буенча аeрыла, ике род бар. Җенесне аеру өчен артикльләр һәм кушымчалар кулланыла.

Китап – Il libro

Məктəп – La scuola

Исемнең сан категориясе бар. Күплек санын ясау өчен исемнең кушымчалары үзгәрә:

o → i e → i a → e

Libro (китап) – Libri (китаплар)

Scuola (мəктəп) – Scuole (мəктəплəр)

Итальян телендә килеш төшенчәсе юк. Килеш кушымчалары урынына бәйлекләр (предлоглар) кулланыла.

Без мəктəпкə барабыз. – Noi andiamo a scuola.

Мəскəүдəн кайтам. – Io torno da Mosca.

Мансурның китабы. – Il libro di Mansur.

Зат алмашлыклары

Зат Берлек саны Күплек саны
1 io (мин) noi (без)
2 tu (син) voi (сез)
3 lui (ул)

lei (ул)

Lei (Сез, әдәп белән)

loro (алар)

Фигыль

Итальян телендә фигыльнең инфинитив формасы -are, -ere, -ire кушымчасы белән ясала.[4]

arrivare – килергә

ripetere – кабатларга

dormire – йокларга

Хәзерге заман (Il Presente)

I төрләнеш II төрләнеш III төрләнеш
parlare scrivere dormire finire
(io) parlo

сөйлим

scrivo

язам

dormo

йоклыйм

finisco

бетерәм

(tu) parli

сөйлисең

scrivi

язасың

dormi

йоклыйсың

finisci

бетерәсең

(lui) parla

сөйли

scrive

яза

dorme

йоклый

finisce

бетерә

(noi) parliamo

сөйлибез

scriviamo

язабыз

dormiamo

йоклыйбыз

finiamo

бетерәбез

(voi) parlate

сөйлисез

scrivete

язасыз

dormite

йоклыйсыз

finite

бетерәсез

(loro) pàrlano

сөйлиләр

scrìvono

язалар

dòrmono

йоклыйлар

finìscono

бетерәләр

Билгеле үткән заман (Il Passato Prossimo)

essere/avere + үткән заман сыйфат фигыль

mangiare
(io) ho mangiato

ашадым

(tu) hai mangiato

ашадың

(lui) ha mangiato

ашады

(noi) abbiamo mangiato

ашадык

(voi) avete mangiato

ашадыгыз

(loro) hanno mangiato

ашадылар

Тәмамланмаган үткән заман (L'Imperfetto)

parlare
(io) parlavo

сөйли идем

(tu) parlavi

сөйли идең'

(lui) parlava

сөйли иде

(noi) parlavamo

сөйли идек

(voi) parlavate

сөйли идегез

(loro) parlavano

сөйли иделәр

Искәрмәләр

  1. (not translated to tt), коллектив Всемирный атлас языковых структур — 2013.
  2. Красная книга языков ЮНЕСКО
  3. Ethnologue — 25 — Дәлас: SIL, 2022.
  4. Berloco 2018

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр