Йорт аты

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Йорт аты
Файл:Dülmen, Wildpferde -- 2020.jpg
Тавыш чыгара Q1742041?
Файл:0 A.D. Horse smooth.stl
SEO_description Домашняя лошадь — места обитания, экологическая ниша, классификация и значение — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия
Сурәтләнә Q2962928?
Походка йөреш кызулыгы[d]
Сурәт
Файл:Mares-Prefer-the-Voices-of-Highly-Fertile-Stallions-pone.0118468.s001.oga
Файл:20120616Domaene Mechtildshausen04.ogv
Йөрәк тибеше ешлыгы 38 ± 6[1]
Таксонның халык атамасы caballu[2]
Халык саны
Файл:Font Awesome 5 solid horse.svg
Кайда өйрәнелә Иппология
Объектның күренешләре өчен төркем Q104595078?
Нәрсәнең чыганагы лошадиный волос[d], ат ите[d], Q534853?, Q25381748?, Equine chorionic gonadotropin[d] и кобылье молоко[d]
SEO_title Домашняя лошадь: ареал, рацион, размеры и вес — РУВИКИ
Логотип РУВИКИ.Медиа Йорт аты РУВИКИ.Медиада

Йорт аты (лат. Equus ferus caballus) — атлар ыругына керүче, кешеләр йөртү һәм йөк ташу, азык, чабыш өчен файдаланыла торган йорт хайваны, эре терлек. Ат кымызы һәм ат ите — сәламәтлек өчен иң файдалы ризыклар.

Кыргый атларның сакланып калган бердән-бер төре булып тора (Пржевальский атыннан тыш).

Йорт атлары, Антарктидадан тыш, барлык континентларда да таралган. Тарпаннарны беренче итеп төрки халыклар б.э.к. 7–8 гасырларда кулга ияләштерелгән дип уйланыла. Бу хәл Башкортстанның Дәүләкән районы территориясендә булган дип фаразлана.[4] Аурупада бозлык чоры тәмамлану белән кешеләр тарпаннарны кырып бетерәләр, анда атлар булмый. Шуңа күрә, мәсәлән рус һәм башка телләрдә ат лексикасында татар сүзләре күп: рус. лошадь, мерин, табун, каурый, буланый һ.б.

Атамалар

Яшь һәм җенескә карап ат атамалары:

  • Айгыр — үсеп җиткән (4 яшьтән) печтерелмәгән иркәк ат.
  • Алаша — печтерелгән иркәк ат.
  • Бия — үсеп җиткән (4 яшьтән) теше ат.
  • Байтал — яшь теше ат.
  • Дүнән — 4 нче яшьтәге ат.
  • Конан (конаҗын) — 3 нче яшьтәге ат.
  • Тай — 2 нче яшьтәге ат.
  • Колын — 1 яшькә кадәр ат.

Ат төрләре

  • Олау атлары — авыр йөкләр ташый торган атлар (мәсәлән, совет олау аты).
  • Җигем атлар — җигелә торган атлар (мәсәлән, беларус җигем аты).
    • Юртак атлар — елдам юртаклауга тумыштан сәләте белән җиңел җигем атлар (мәсәлән, орлов юртагы).
  • Менге атлар — менеп йөри торган атлар (мәсәлән, асыл менге ат).
    • Менге-җигем атлар — иярле һәм җигүле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, дон аты).
    • Менге-йөк атлары — иярле һәм йөкле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, лакай аты).
  • Йөк атлары — аркасында йөк йөртә торган атлар.

Ат токымнары

Төп мәкалә: Ат токымнары

Дөньяда 200 артык ат токымнары бар.

  • Асыл атлар — чабышкы атлар (ахалтәкә, гарәп, асыл менге)
  • Юртаклар — узыш атлары (француз)
  • «Ярым токымлы» алман атлары — спорт атлары (ганновер, ольденбург, тракенен)
  • Җирле токымнар — эшкә ярый һәм ит-кымыз бирә торган атлар (монгол) һ.б.

Искәрмәләр

  1. Physiologie du cheval
  2. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  3. Porter V., Alderson L., Hall S. J. G., Sponenberg D. P. Mason's World Encyclopedia of Livestock Breeds and Breeding (ингл.) — 6 — Centre for Agriculture and Biosciences International, 2016. — P. 421. — 1107 p. — ISBN 978-1-84593-466-8
  4. Матюшин Г. Н. Археологический словарь. — М.: Просвещение: АО «Учеб. лит.», 1996. — 304 с.: ил. ISBN 5-09-004958-0.

Чыганак

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өч томда). — Казан, 1977.