Йорт сливасы

Йорт караҗимеше (Prunus domestica) - караҗимеш (Prunus) ыругыннан 3-6 м биеклегендәге, бәбәге чәнечкесез яки аз чәнечкеле агач.

Яфраклары эллипссыман, каяулы читле, аскы өслеге төксел. Чәчәкләре гадәттә икешәрләп урнаша. Җимешләре асылма, озынча, шәмәхә төстә һәм күгелҗем куныклы. Башка төстәге җимеш сортлары да бар. Җимеш төше ике ян яктан кысылган, үткен кабыргалы, җимеш йомшагыннан җиңел аерыла. Йорт караҗимеше — күгән (P.spinosa) белән әлүчәнең (P.divaricata) табигый һибриды. Кыргый рәвештә очрамый, культурада безнең эрага кадәр IV гасырдан ук билгеле. Сортлар саны 2000 гә якын. Аурупага караҗимеш Иран, Кече Азия һәм Кавказ артыннан таралган.

Чыганаклар

  • Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит285

Төркемнәр