Йосыф Ибраһимов
Йосыф Ибраһимов (Йосыф Ихсан улы Ибраһимов, 1895 — 1961) — сәяси һәм хәрби эшлекле. 1918 елдан Төркистан ҮБК әгъзасы, Ырынбур фронтының Иләк төркеме штабы башлыгы, Каспи арты фронты штабы башлыгы, 1919-1920 елларда Төркистан фронтының ХИШы әгъзасы, 1920-1921 елларда Бохара халык совет җөмһүриятенең хәрби нәзире (министры), 1921 елдан дипломатик, педагогик эшендә.