Йоһанн Бодмер

Йоһа́нн Я́коб Бо́дмер (алман. Johann Jakob Bodmer, 19 июль 1698, Грейфензее, Цюрих эргәсендә — 2 гыйнвар 1783, Цюрих) — швейцар язучысы, филолог, әдәби тәнкыйтче.

undefined

Тәрҗемәи хәле

Йоһанн Якоб Бодмер 1968 елның 19 июлендә Цюрих шәһәре янындагы Грейфензее авылында, пастор гаиләсендә туган.Башта дин белгечлегенә өйрәнә, аннары үзен әдәбият һәм тарихка багышлый[8]

1721 елда И.Брейтингер белән бергә "Дискурс дер малерн" (алман. Discourse der Malern) журналына нигез салган, анда әдәбият мәсьәләләре яктыртылып торган. И. К. Готшед белән фәнни бәхәстә, сәнгатьнең асылы турында рационалистик күзаллаулар чикләреннән чыга, халык шигъриятендә хис һәм карашның мөһим ролен бәяли.

1725 елда ул Цюрих гимназиясендә укыта, тарих һәм сәясәт профессоры була.

1737 елда Зур совет әгъзасы була һәм барлык җәмәгать эшләрендә бирелеп катнаша, тик хатыны һәм балалары вафатыннан соң[8] үз имениесенә китә.

Һомерны, инглиз шагыйре, сәясәт эшлеклесе Джон Мильтон тәрҗемә итә, инглиз әдәбиятын пропагандалый, миннезингерла [9] әсәрләрен, урта гасыр (XII гасыр ахырында — XIII гасыр башында язылган) алман эпик поэмасы Нибелунглар турында җырның өлешләрен нәшер итә. Алман телендәге әдәбиятта булган классицизм белән көрәшә, чөнки бу стиль жанрларның катгый иерархиясен билгеләп, һәр жанрга тәгаен катгый билгеләр куеп языла, аларны катнаштыру рөхсәт ителми.

Искәрмәләр

  1. https://zbcollections.ch/home/#/content/37836cc146eb434f8f4a7fac195936e2
  2. 1 2 3 Бодмер, Иоганн-Яков (рус.) // Энциклопедический словарь / под ред. И. Е. АндреевскийСПб.: Брокгауз — Ефрон, 1891. — Т. IV. — С. 218.
  3. Bodmer, Johann Jakob (нем.) // Allgemeine Deutsche Biographie — Leipzig: 1876. — Vol. 3. — S. 19–23.
  4. https://www.bartleby.com/library/bios/index2.html
  5. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118512315 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  6. Record #34498833 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  7. performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств
  8. 1 2 Бодмер, Йоһанн-Яков // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  9. Ерохин А. В., Лебедев С. Н. Миннезингеры // Большая российская энциклопедия. Т.20, М., 2012, с.402-403.

Чыганаклар

  • Бодмер// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • , Йоһанн-Яков // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Тема буенча өстәмә