Кавказ сугышы
Кавказ сугышы (1817—1864) — Россия империясенә Дагыстанның, Кубань буеның, Чичәнстанның һәм Кара диңгез ярының таулы районнарын кушуы белән бәйле кораллы низаг.
Кавказның көнбатышында каршылыкны абхазлар һәм адыгэ халыклары күрсәтә, көнчыгышта — Имам Шамил тарафыннан Чичәнстан һәм Дагыстан имамлыгына берләштерелгән тауда яшәүче халыклар.
Сугышта һәм сугыштан соң бик күп җирле халык һәлак була, Кавказ халыклары Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булалар.