Казан керәшен педагогия техникумы

Казан керәшен педагогия техникумы — уку йорты.

1921 елда Керәшен педагогия курсларын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1929 елда К.Насыйри исемендәге Казан татар педагогия техникумына кушыла.

Техникумны тәмамлаучылар арасында: Алексей Кибәков (1901-1989), медицина фәннәре докторы, Илья Коновалов (1906-1957), биология фәннәре докторы, Александр Яковлев (1903-1991), генерал-лейтенант.