Казан оптика-механика заводы

Казан оптика-механика заводы, КОМЗ (рус. Казанский оптико-механический завод, КОМЗ) — оптик җайланмаларны тикшерә, эшкәртә һәм җитештерә торган махсуслаштырылыган Русиянең бер профилле ширкәте. Тулы исеме «Казан оптика-механика заводы» ачык акционерлык җәмгыяте.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан.

1940 елның 8 февралендә нигезләнгән.

Продукциясе:

  • Астронавигацион системалар һәм перископлар
  • Күзәтү һәм фототеркәлү әсбаплары
  • Визирлар, күзәтү һәм максат күрсәтү оптоэлектрон системалары, оптик төзәгечләр
  • Биноклләр, күрү торбалары, төнлә күрү җайланмалары
  • Спектрал-аналитик комплекслар, рефрактометрлары
  • Лазер ераклык үчәгечләре һәм тепловизион комплексы
  • Каты сәнәгый эндоскоплар, инженер төшергеч аппаратлары

Тышкы сылтамалар