Казан ҖЭҮ-3

Казан ҖЭҮ-3 — Казанның иң эре ширкәтләренең берсе. 2010 елга кадәр «Татэнерго» холдингының «Генерирующая компания» ААҖ составына кергән, 2010 елда Түбән Кама ҖЭҮ белән ОАО «ТГК-16» ААҖ составына керде («ТАИФ» ААҖның бүлендек компаниясе).

Тарих

Төзелеш проекты 1965 елда эшкәртелгән.

Казан ҖЭҮ-3 файдалану 1968 елда тапшырылган.[1] Беренче чират төзелеше 1970 елда тәмам булган.

1980-83 елларда икенче чират сафка кертелә, шул исәптә 240 метр биек төтен торбасы һәм суыткыч (градирня) төзелгән.[2]

Стансаның электр егәрлеге — 420 МВт, җылылык егәрлеге — 1897 Гкал/сәг.[3]

ҖЭҮ Казан ширкәтләрне һәм торучы халыкны җылылык белән тәэмин итә. Иң эре кулланучы «Казаноргсинтез» ширкәте.

Искәрмәләр

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-05-16, retrieved 2014-08-28 
  2. http://www.tgc16.ru/about/history.php#raz2
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-10-31, retrieved 2014-08-28 

Тышкы сылтамалар