Кама (станция)
Кама —
Удмуртия республикасы Камбарка районында шул үк исемдәге авылның көньяк-көнчыгыш кырыенда урнашкан тимер юл станциясе. Станциядән «Лукойл-Транс»ның Камбаркадагы нефтебазасына һәм Камбарка портына тармакланып китүче юллар бар.
Станциядән пассажирлар узу тәртибе
Кама станциясе аша 3 пар шәһәр яны электропоезды үтә.
| Поезд номерлары | Хәрәкәт юнәлеше | Поезд номерлары | Хәрәкәт юнәлеше |
|---|---|---|---|
| 6511/6512 | Ижау — Әгерҗе — Яңавыл | 6517/6518 | Яңавыл — Әгерҗе — Ижау |
| 6513/6514/6524/6534 | Ижау — Әгерҗе — Яңавыл — Кызылъяр | 6531/6521/6519/6520 | Кызылъяр — Яңавыл — Әгерҗе — Ижау |
| 6515/6516 | Ижау — Әгерҗе — Яңавыл | 6525/6526 | Яңавыл — Әгерҗе — Ижау |