Камил Бәйрәмов
Бәйрәмов Камил Мөхәммәтгали улы - татар артисты.
1942 елның 15 мартында Әтнә районы Кече Әтнә авылында туган.
Мәктәптән соң техникумга укырга керә. 2009 елдан Әтнә халык театрында уйный башлый.
2013 елдан Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында артист.
Уйнаган рольләре
Сәлахетдин - Т.Миннуллин “Мулла”;
Талип - М.Әмир “Миңлекамал”;
Насих Николаевич - К.Тинчурин "Американ".