Канат төзелеше

Канат төзелеше яки канат механизациясе - күтәрү көчен көйләү өчен оча торган аппаратның канатында урнашкан җайланмалар җыелмасы.

Канат механизациясенә арткы канатчыклар, алгы канатчыклар, интерцепторлар, спойлерлар, флалероннар керәләр.

Арткы канатчыклар

Арткы канатчыклар - канат арткы очында урнашкан авышучы өслекләр. Алынган хәлдә Арткы канатчыклар - канатның дәвамы.

Арткы канатчыклар канат өслеген арттырып канатның күтәрү үзлекләрен яхшырталар, кече тизлектә - очып менгәндә, утырганда кулланыла.

Алгы канатчыклар

Алгы канатчыклар - канат алгы очында урнашкан авышучы өслекләр. Гадәттә алгы һәм арткы канатчыклар бергә авышалар.

Алгы канатчыклар һөҗүм почмагын арттыра, нәтиҗәдә һава агымы югарырак һөҗүм почмагында төшә.

Интерцепторлар

Интерцепторлар (спойлерлар) яки киртәләр - аэродинамик каршылыкны артырыр өчен һава агымына авышучы өслекләр, нәтиҗәдә күтәрү көче кими. Шушы төрле киртәләр (Элерон-интерцептор, спойлер) турыдан-туры күтәрү көчен көйли.

Очкыч тукталганда бөтен механизация чыгарыла, аеруча спойлерлар, зур очкычларда интерцепторлар (спойлерлар) реверс белән очкычны туктата.

Әдәбият

Төркемнәр