Карабаш үрдәк

Карабаш үрдәк (лат. Aythya marila) — үрдәкләр гаиләлегенә керүче су кошы. Бик сирәк очрый.

Яшәү рәвеше

Парлашып һәм бергәләп яшиләр; яхшы чума. Ата үодәкнең башы, муены, түше, койрыгы кара, аркасы аксыл соры, гәүдәсенең ас ягы һәм кабыргалары ак. Көзен ата үрдәк, анасы кебек, йөз якта соргылт көрән, корсагы аксыл була. Ана үрдәктән соры аркасы һәм бүрке булмавы белән аерыла.

Тавышы

Тавышы яңгыравыклы, дорфа: «карр-карр».

Туклануы

Су үсемлекләре һәм бөҗәкләр белән туклана. Күчмә кош.

Искәрмәләр

Төркемнәр