Кара башлы кәләпүшле песнәк

Кара башлы кәләпүшле песнәк (лат. Poecile palustris) — песнәк кошлар гаиләлегеннән зур булмаган кошчык.

Характеристикасы

Песнәктән ким. Ботактан ботакка сикергеләп йөрүче җитез кошчык, сырты көрәнсу соры, гәүдәсенең ас ягы аксыл. Корсагы соры. Түбәсе, җилкәсе һәм тамагы кара. Түбәсе кара төстә булуы белән аерыла.

Тавышы

Тавышы яңгыравыклы: «кертү-китү-ти-ти». Көйле итеп сызгыра: «туй-түүү-түүү».

Яшәү рәвеше

Урманнарда, куаклыкларда яши. Төрле бөҗәкләр, аларның курчаклары белән туклана. Җылы якка китми, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри. Бик сирәк очрый. Агач куышларында оялый. Кызгылт сипкелле 6-9 бөртек ак сары була. Зарарлы бөҗәкләрне юк итеп файда китерә.

Әдәбият

  • Э.Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары китабы. Уфа,1986 ел. ИБ №3478 28.693.35 И 90
  • Остапенко В. А. Птицы в вашем доме: Справочное пособие. — М.: Ардания, 1996. - ISBN 5-88666-011-9

Төркемнәр