Кара күл (күл, Биектау районы)

Кара күл (рус. Кара-Куль) — Биектау районы Каракүл авылыннан көньяктарак, Ашыт һәм Питиал елгалары субүләре янында урнашкан күл. 1978 елдан табигать истәлеге[1].

География

Күлнең су өслеге якынча 10 гектар, күләме — 400 мең кубометр тәшкил итә. Озынлыгы 820 метр, иң киң урыны 220 метр, уртача тирәнлеге 4 метр чамасы, ә максималь тирәнлеге 10 метр[2].

1948 елгы геологик мәгълүматларга караганда, XX гасыр уртасында Кара күлнең тирәнлеге 27 метрга җиткән булган. Күлнең саегу процессы күзәтелә: төньяк ярдан чыккан чишмәләр китергән ләм аркасында һәм туфрак утыру нәтиҗәсендә күлнең төбе күтәрелә[3].

undefined

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы, сузылган. Ермак аша үзара бәйләнгән ике күл плёсыннан торган система хасил итә. Күл даими рәвештә җир асты сулары белән тулыланып тора[1].

Күл тирәсе торфка бай. 1948 елда әлеге урынга нефть эзләүче геологик экспедиция килә, ләкин ятмаларның бик тирәндә урнашуы сәбәпле, бу урында нефть чыгару икътисади яктан отышсыз дип табыла[4].

Гидрология

Ашыт бассейнына кергән күлләрнең, шул исәптән Кара күлнең дә, барлыкка килү вакыты соңгы кайнозой дәверенә карый[3].

Күл суы аз минералләшкән: минераль матдәләр күләме 153 мг/л тәшкил итә. Суның катылыгы 7,8 мг-экв/л дәрәҗәсендә. Химик составы буенча ул гидрокарбонат-хлорид-кальций төркеменә карый. Су үтә күренмәлелеге 2 метрга кадәр җитә[2].

Күлнең төньяк һәм көнбатыш ярлары сөзәк, түбән, ә көнчыгыш ягы 30 метр һәм аннан да биегрәк. Яр буйлары ермаклар белән киселгән[5]. Төбенең карасу төстә булуы сәбәпле, ул хәтта сай урыннарда да күренми. Карст катламнары даими рәвештә эреп, төпкә утыра, шуның нәтиҗәсендә күлнең суы кара булып күренергә мөмкин[6]. Күлнең исеме дә төсе белән бәйле[7].

Каракүл балык тоту һәм ял итү өчен файдаланыла[5].

Риваятьләр

Җирле халык арасында күлдә яшәүче куркыныч җанвар турында риваятьләр бүгенгә кадәр сакланып калган. Аны «су үгезе» дип атыйлар, кыяфәтен төрлечә тасвирлыйлар: берәүләр аны гаять зур, оча торган балык рәвешендә, ә икенчеләре еланга охшаган дип сөйлиләр[8].

Җанварның чынбарлыкта булуы турында рәсми дәлилләр юк. Шаһитлар ишеткән үгез үкерүе чынлыкта күлбога кошы (аны «су үгезе дип атыйлар») тавышы булырга мөмкин[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Кара-Куль. Tatarica. Татар энциклопедиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  2. 1 2 Природа и природные ресурсы Республики Татарстан. Иллюстрированная энциклопедия. — Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2019. — С. 214. — 584 с.
  3. 1 2 Виктор Гайдучик. Высокогорское чудовище озера Кара-Куль: развенчание мифа. biektaw.ru (2 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  4. Озеро Кара-Куль: черное озеро, легенда про древнего змея или водяного быка. Команда Кочующие (21 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  5. 1 2 Kara-Kul (Каракуль). Татарская электронная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  6. Высокогорский район: от природных чудес до вихря автогонок. Visit Tatarstan. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  7. Гидроним: Кара-Куль. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  8. Неизвестный Татарстан: Легенда о чудовище озера Кара-Куль. Комсомольская правда (5 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  9. Рахимов И. И., Мосалов А. А. Атлас-определитель птиц Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2019. — С. 10. — 180 с.

Чыганаклар

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.