Карлис Зале

Карлис Зале (лтш. Kārlis Zāle, 28 октябрь 1888(1888-10-28)[2] — 19 февраль 1942) — сынчы, профессор (1936), Латвия сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы (1939). Казан сынлы сәнгать мәктәбендә белем алган (С. Эрзә студиясе). Казандагы күп биналар (Дәүләт банкы, Казан югары хатын-кызлар курслары биналары, һ.б.) өчен әвәләп ясалган декоратив әсәрләр авторы. 1924 елдан Латвиядә. Иң танылган әсәрләр – Азатлык һәйкәле (Рига, 1931-1935), Рига бертуганнар зиратының мемориаль комплексы, һ.б.

  1. Record #32805223 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  2. 1 2 3 Karlis Zale // Benezit Dictionary of Artists (ингл.)OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7