Касыйм Гыйләҗев

Касыйм Гыйләҗев Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала.

Балачак еллары авыр сугыш елларына туры килә. Тормыш авырлыкларын үз башыннан үткәрә. Шуңа да карамастан иҗат эше белән мавыга башлый. Уйлану-борчуларын шигъри юлларга сала.

Аның шигырьләре "Колхоз бригадасы", "Йолдыз", "Кайбыч таңнары" газеталарында даимибасылып тора. Шигырьләренең төп темалары — әйләнә-тирәдәге үзгәрешләр, Кайбычның уңганнары, табигать матурлыгы.

Үзенең гомерендә Касыйм Гыйләҗев 100дән артык шигырьләрен бастырган.

Чыганаклар

  • "Туган җирем — Кайбычым", Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.