Каюм Поздняков
Каюм Поздняков (Каюм Хөсәен улы Поздняков, 1897 — 7 апрель 1960) — кино режиссёры, актер. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957). Беренче татар кинематографчыларыннан берсе, «Булат батыр» (1927), «Койрыклы йолдыз» (1929), «Татарстан — дүрт елга иле» (1930) фильмнарын төшерүдә режиссёр ассистенты буларак катнаша; шуннан тыш, беренче чирмеш фильмын («Мари-Кужэр») төшерүдә катнаша.[1] 1930 елдан «Востоккино»ның татар бүлегендә, соңыннан Казан кинохроника студиясендә. Документаль фильмнар төшерә. 1954 елдан Свердловск фәнни-популяр фильмнар киностудиясендә «Тугрылыкка сынау» («Испытание на верность»), «Кигәвен» («Овод»), «Педагогик поэма» («Педагогическая поэма»), «Явыз җилләр» («Вихри враждебные»), «Кырык беренче» («Сорок первый»), «Солдат турында баллада» («Баллада о солдате») һ.б. нәфис фильмнарның татар, башкорт, чирмеш телләренә дубляжлары режиссёры.
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.